Татарстанда ир-ат кулында шартлаган петарда белән пешкән
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел кичендә Татарстанда яшәүче ир-атның кулында петарда шартлаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 54 яшьлек ир-атның ике кулы да пешкән. Ул Алабуга Үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Медиклар аңа ярдәм күрсәткән һәм өенә кайтарып җибәргән.