Зәйдә «Раштуа спринты» чаңгы ярышлары узды
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 гыйнварда «Энергия» стадионында Зәй муниципаль районында чаңгыда узышу буенча «Раштуа спринты» (команда спринты) ачык ярышлары узды, дип яза район матбугат хезмәте. Ярыш нәтиҗәләре: микст командалары: 1 урын — Марат Шакирҗанов, Анастасия Николаева, 2 урын — Александр Костылев, Юлиана Изосимова, 3 урын — Николай Захаров, Мәликә Габделхакова. Ирләр командалары арасында 1 урынны Андрей Уразайкин, Константин Минеев, 2 урынны Александр Утяганов, Дмитрий Руди яулады.