Рус география җәмгыятенең Яңавыл бүлеге рәисе Фәрит Харисов фаҗигале вафат
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Рус география җәмгыятенең Яңавыл бүлеге рәисе, педагог Фәрит Харисов вафат. Җәмгыятьнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул юл һәлакәтенә эләккән. Рус география җәмгыятенең Башкортстан бүлеге мәрхүмнең туганнарына кайгы уртаклашу белдерә. КФУ да Фәрит Харисовның вафаты сәбәпле, аның энесе, университет профессоры Фираз Харисовның, мәрхүмнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклаша. «Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге, укытучы һәм студентлары бертуган энесе Харисов Фәрит Фәхраз улының вакытсыз вафат булуы сәбәпле, татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Харисов Фираз Фәхраз улының, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелгән хәбәрдә.