Казахстанда тәртипсезлекләр вакытында 164 кеше үлгән
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанда Яңа елдан соң башланган протестлардан массакүләм тәртипсезлекләрдә, ким дигәндә, 164 кеше һәлак булган. Бу хакта илнең сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән үзенең Telegram-каналында «Sputnik Казахстан» басмасы хәбәр итә. Аерым алганда, Казахстанның элеккеге башкаласы Алма-Атада 103 кеше, шул исәптән ике бала үлгән. Кызылорда өлкәсендә егерме бер кеше һәлак булган. Тагын ун кеше — Жамбыл, сигезе Алма-Ата өлкәсендә тәртипсезлекләр корбаны булган. Моннан тыш, «Хабар 24» телеканалы мәгълүматлары нигезендә, бөтен ил буенча 2 меңнән артык кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. «Алма-Атада барлыгы 1100 кешегә, Алма-Ата өлкәсендә өч йөз, Жамбыл һәм Кызылорда өлкәләрендә ике йөз кешегә ярдәм күрсәтелгән», - дип сөйләделәр канал эфирында.