Россиядән Вәлиева һәм башка фигуралы шуучылар 1 февральдә Пекинга Олимпиадага очачак
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Хәлилов). 1 февральдә фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы Красноярскидан Пекинга Олимпия уеннарына очачак. Бу хакта ТАСС басмасына Россиянең тимераякта фигуралы шуу федерациясе генераль директоры Александр Коган белдерде.
Ул сүз команда чыгышлары турында баруын искәртте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу дисциплинада хатын-кызлар һәм ир-атлардан ялгыз шуу буенча бер вәкил, шулай ук һәр илдән бер пар һәм бию дуэты катнаша.
Шулай итеп, хатын-кызлар арасында ялгыз шууны Россиянең гамәлдәге чемпионы Камилә Вәлиева тәкъдим итәчәк. Камилә Казанда туган һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган.
Фигуралы шуучыларның команда ярышлары 4 - 7 февральдә уза. Искәртеп узабыз, Пекиндагы Олимпия уеннары 4 - 20 февральдә узачак.