Чистай янында автомобиль һәм автобус бәрелешкән, җиңел машина йөртүче һәлак булган
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Авария бүген иртән Чистай - Түбән Кама трассасының беренче чакрымында булган. Пассажирлары булмаган вахта автобусы һәм 10нчы модель «Лада» машинасы капма-каршы бәрелешкән.
Авариядә җиңел автомобиль йөртүче зыян күрә. «Татар-информ»га шаһитлар аны ашыгыч ярдәм машинасында якындагы хастаханәгә алып китүләрен җиткерде. Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, җиңел машина йөртүче хастаханәдә үлгән.