Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда Татарстан территориясендә кабат һава торышы начарлануы көтелә. Республикада җил секундына 15 метр тизлек белән исә, буран сәбәпле, күз күреме начарлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, һава торышы болытлы була, урыны белән кар яварга мөмкин. Юлларда — бозлавык.
Төнлә һава температурасы -18..-23 градус була, ә көндез -4…-9 градуска кадәр күтәрелә.