Башкортстанда балерина Эмма Тимиргазина турында китап чыгачак
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка балерина һәм педагог Эмма Тимиргазинага «Россиянең атказанган артисты» исемен бирү турында үтенеч белән якташлары мөрәҗәгать итте. «9 гыйнварда балерина Эмма Тимиргазинага 84 яшь тулган. Эмма Мөхәммәтовна (Мөхәммәтвәлиловна) иҗади эшчәнлегенең 65 елын балет сәнгатенә хезмәт итүгә биргән. Бүгенге көндә Эмма Тимиргазинаның БАССРның атказанган артисткасы исеме генә бар», диелә « Башинформ » хәбәрендә. Шулай ук балеринаның туган көне уңаеннан «Эмма Тимиргазина. Преодоление» китабын нәшер итәргә әзерләнәләр. Китапны Чиләбе язучысы Мөнирә Хәлимова әзерләде. «2022 елга „Башкортстан“ киностудиясе балерина турында документаль фильм да төшерергә планлаштыра. Хәзер материал җыю эше бара», — дип сөйләгән балеринаның бертуганының улы, кинопродюсер Азамат Тимиргазин. Туган көненә багышланган концерт программасына хореографик номерлар һәм балерина катнашкан спектакльләрдән өзекләр кертелә. Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсе бу көнне театр труппасының әйдәп баручы артистларын җыя, алар арасында Эмма Тимиргазина укучылары да булачак. Концертта шулай ук Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллиятендә тәрбияләнүчеләр дә катнаша.