Мордовиядә татар эшмәкәрләре Ислам кабул итүнең юбилее уңаеннан конференция оештыра
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда Мордовиядә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, фәнни җыелышны Мордовия Республикасының Татар бизнесменнары клубы оештыра. Кичә Конгрессның Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мордовия Республикасына эшлекле сәфәрендә булган.