Мурашко: Ковидтан вакцинация хатын-кызларның яңа туган балаларын да чирдән саклый
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Хатын-кызларны коронавирустан вакциналаштыру аларның булачак балаларына да яклау бирә, чөнки инфекциягә каршы иммунитет имезгәндә балага да күчә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости. «Бүген «омикрон”ның яңа штаммы күбрәк туганнан алып дүрт яшькә кадәрге балалар өчен куркыныч булуы турында сөйлиләр, нәкъ менә сабыйлар ана сөте хисабына иммунитет ала, шуңа күрә вакциналаштырылган ана яңа туган баланы яклаучы булып тора», — диде министр Гайдар форумында чыгыш ясаганда. Коронавируска каршы вакцинация элеккечә Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин халыкны прививка ясарга берничә тапкыр өндәде, ул Россия вакциналарының ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте. Кичә, 12 гыйнварда, Россия лидеры, SARS-CoV-2 омикрон-штаммы китереп чыгарган коронавирус пандемиясенең яңа дулкынына әзерләнү өчен ике атналап вакыт калды, дип белдерде.