Татарстанда улын кыйнаган ирне малайның әнисе һәм бабасы полициягә тапшырган
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Актаныш районында яшәүче 38 яшьлек ир-атка җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елда ир-ат 12 яшьлек малаен даими рәвештә кыйнаган. Малайның әнисе һәм бабасы полициягә мөрәҗәгать иткән. Өстәвенә, өлкән яшьтәге ир-ат малай тәнендәге кыйналган эзләрне телефон камерасына да төшереп алган. Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныган. Шунысын да искәртик: элегрәк аңа карата малайның әнисен газаплау турында җинаять эше кузгатылган булган.