Татарстанда тагын ике ир-ат һәм өч хатын-кыз коронавирустан үлгән
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган — ике ир-ат һәм өч хатын-кыз. 2022 елның 13 гыйнварына республикада коронавирустан үлүчеләр саны 1506га җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Үлүчеләр саны — 1506, аларның бишесе узган тәүлектә расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода. Коронавирустан 1933 һәм 1973 елларда туган ир-атлар, 1927, 1934 һәм 1945 елларда туган хатын-кызлар үлгән.