«Дакар» раллиенда җиңгән «Камаз-мастер» командасы Мәскәүгә кайтты
(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). «Дакар» раллиенда уңышлы чыгыш ясаганнан соң, «Камаз-мастер» командасы пилотлары Мәскәүгә кайтты.
ТАСС хәбәр иткәнчә, ралли-марафон нәтиҗәләре буенча «Камаз-мастер» экипажлары гомуми зачетта беренче дүрт урынны яулады. Дмитрий Сотников беренче булды. Эдуард Николаев экипажы — икенче, Антон Шибалов — өченче, Андрей Каргинов — дүртенче урынны алды.
Домодедово аэропортында җиңүчеләрне дистәләгән җанатар һәм автоспорт сөючеләр каршы алды, диелә хәбәрдә.