Пензада балалар өчен фольклор бәйгесендә уннан артык татар оешмасы катнашкан
(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Пензада «Тургай» дип исемләнгән балалар өчен фольклор бәйгесендә өлкәнең уннан артык милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре чыгыш ясаган. Төбәк дәрәҗәсендәге конкурс өченче тапкыр үткәрелгән. Бәйгедә фольклор һәм хореография буенча 49 коллектив, солистлар һәм музыка уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясады, дип хәбәр итә Инстаграмда Пенза татарлары аккаунты. Мәдәни чара «Безнең бердәмлек күптөрлелектә» дип атала торган мәдәни-белем бирү марафоны проекты кысаларында үтә. Ул 2021 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен бирелгән Президент грантлары Фонды ярдәме белән уза, диелә хәбәрдә.