Әгерҗедә иң креатив чаналарны сайлаячаклар
(Әгерҗе, 26 гыйнвар, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Шимбә, 29 гыйнварда, 12:00 сәгатьтә Әгерҗенең «Орешник» паркында «Чана Fest» кышкы чаналар фестивале узачак.
Анда теләгән һәркем катнаша ала. Фестивальдә катнашу өчен үзенчәлекле һәм креатив чана ясарга кирәк. Шулай ук һәр командага иҗади номер да әзерләргә кирәк. Чыгышның дәвамлылыгы музыка астында 3 минуттан артмаска тиеш.