Ульяновск өлкәсенең көрәш федерациясе рәисе Марат Хисамов «Өмет»кә язылырга чакыра
![Ульяновск өлкәсенең көрәш федерациясе рәисе Марат Хисамов «Өмет»кә язылырга чакыра](https://tatar-inform.tatar/attachments/d9ffa605ec06d5c71f687b49e849d556d4d3ade6/store/fill/780/440/5e2754d844dcb6235efbb941717b4a126a6d0b14d5245e25ef1e90c4858c/2022-01-23-%D3%A9%D0%BC%D0%B5%D1%82%D0%BA%D3%99-%D1%8F%D0%B7%D1%8B%D0%BB%D1%8B%D1%80%D0%B3%D0%B0-%D1%8F%D1%80%D0%B4%D3%99%D0%BC-%D0%B8%D1%82-1%5B1%5D.jpg)
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе татарлары «Өмет» кә язылырга ярдәм ит!» акциясенә кушылды. Бу турыда газетаның сайтында хәбәр ителә. «Өмет» кә язылырга ярдәм ит!”дип исемләнгән социаль акциягә танылган милләттәшебез — Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе рәисе, күренекле меценат Марат Хисамов кушылды. Бик күп милли һәм дини чараларга, спорт ярышларына спонсорлык ярдәме күрсәтүче Марат Хисамов Ульяновск шәһәренең Ак мәчетенә, 2 нче Җәмигъ мәчетенә, Тарихи мәчетенә, «Солтан» мәчетенә, Ульяновск районының Ундоры бистәсе мәчетенә, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ дистәгә якын кешегә 2022 елның январь–июнь айларына «Өмет» газетасына подписка бүләк итте. Өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасын халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүе өчен Марат Илгиз улына рәхмәтебезне юллыйбыз.