«Адмирал»да булган янгын турында эш буенча хөкем ителүчеләрнең берсе колониядә үлгән
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булганча, Казанның «Адмирал» сәүдә үзәгендә булган янгын (анда 19 кешенең гомере өзелгән иде) турындагы эш буенча хөкем ителүчеләрнең берсе, «Заря» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Гюльгусейн Наджафов колониядә үлгән. Ир-атның бүген иртән йөрәге тибүдән туктаган. Хәзерге вакытта үлемнең сәбәбен ачыклыйлар. Агентлык «Адмирал» сәүдә үзәгендә булган янгын турында зур шау-шу кузгаткан эш буенча гаепләнүчеләрне суд 90 елга диярлек колониягә озатуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Гюльгусейн Наджафов тугыз ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде. 2020 елның гыйнварында «Адмирал» сәүдә үзәгенең элеккеге генераль директоры Хәйруллин вакытыннан алда иреккә чыгарылды.