Башкортстанның Авдон авылында «Йон эрләү» өмәсе булды
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Авдон авылында Әлтәф белән Флорида Хәбибуллиннар гаиләсендә «Йон эрләү» өмәсе булды. «Бик тату, тырыш, кунакчыл гаиләдә үткәрелде. Җыр-моң, уен-көлке белән уткән өмәдә йон эрләу серләре белән бүлештеләр», — дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте . «Балачакта кардай ап-ак оекбашларны бүләк итеп алу бик рәхәт иде нәнәйләребездән. Нинди катмарлы эш башкарганнарын күреп үстек, чөнки без балалар гел „кул астында“ идек. Язгы йонны гына эшлиләр, көзгесен эрләп булмый кыска ул. Анысы итек басу өчен генә ярый. Йонны язасың, чүпләрен аласың, кабартасың. Иң катлаулысы — эрләу», — дип сөйли өмәдә катнашучылар. Алар эш кораллары турында да аңлата. Каба — агачтан ясалган махсус җайланма ул (биредә ул «көнҗәлә таягы» — дип атала.) Шуңа йонны бәйләп куялар. Йон эрләгәндә тагын бер мөhим эш коралы бар — ул орчык. «Бик уңган кешене „орчык кебек бөтерелеп тора“, диләр. Уч табаныннан әз генә озынрак, уртасы юанрак, ике башы — очлы таяк. Йон эрләргә тәҗрибә кирәк, тырышлык, сабырлык сорый торган эш бу. Ике орчыктан җепләрне бер йомгакка чорныйбыз. Йомгактагы йонны янә орчыкта чорныйбыз — бу кату дип атала. Төп хикмәт — орчыкны тиз эйләндерергә кирәк. Чираттагы адым — орчыктагы җепләрне чорнау. Җепләр орчыктан күчеп беткәч-җепне юарга кирәк. Шуннан — йомгакка чорныйсы гына кала», — диләр. «Менә ул безнең үзе ак, җепләре тигез йомгагыбыз оек-баш бәйләргә әзер», — ди Авдон авылының уңган апалары.