Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчыларына Пекиндагы Олимпиадада уңышлар теләде
![Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчыларына Пекиндагы Олимпиадада уңышлар теләде](https://tatar-inform.tatar/attachments/6227e6f87258436df16eec556e73557a4c8f5b54/store/fill/780/440/0eff5268146c5c0da87230b903654db13f9a8ee86bfe24647fac66e45169/d32d5e08cf9a5028ac1098e681e36e42.jpg)
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика данын яклаячак спортчыларга, шулай ук калган Россия атлетларына да Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарында уңышлар теләде.
Республика җитәкчесенең теләкләре Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрдә чыкты. Аны Уеннарның талисманы — Бин Дунь Дунь пандасы сурәте озата бара.
«Бу атнада ук Олимпиада башлана! Кышкы уеннарда Россия җыелма командасы кысаларында Татарстан данын 8 спортчы яклаячак. Безнең барлык спортчыларга да һәм һәрберсенә — Данил Садриев, Христина Мацокина, Милена Быкова, Владислав Хадарин, Виктор Вайлд, Евгения Тарасовага һәм хоккейчы Тимур Биляловка һәм Дмитрий Воронковка уңышлар телибез!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.