Маганов хәрби генералны һәм Татэнергоның элеккеге башлыгын киңәшчеләре итеп билгеләде
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Елена Рощупкина). «Татнефть»нең генераль директоры Наил Магановның ике киңәшчесе барлыкка килде, дип хәбәр итә компаниянең корпоратив газетасы. «Татнефть» башлыгының киңәшчесе итеп Равил Могинов билгеләнгән. Ул 1984 елдан 2022 елга кадәр Россия Федерациясенең хәрби көчләрендә хезмәт иткән. 2008 елга кадәр Россия хәрби-космик көчләре истребительләр авиациясенең очучылар составында командир вазифаларын башкарган; 2008 елдан Россия Федерациясе хәрби көчләре Генераль штабының Хәрби академиясендә «Милли иминлек» уку дисциплинасы җитәкчесе булган. Могинов — Сирия Гарәп Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кеше. 2019 елда ул Дошман якларны килештерү һәм Сириядә качакларны күчерүне контрольдә тоту үзәген җитәкли. Шулай ук «Татнефть» компаниясенең генераль директоры киңәшчесе итеп Рәсим Хаҗиәхмәтов та билгеләнде. «Татэнерго» мәгълүматлары буенча, Хаҗиәхмәтов 1997-1999 елларда компания белән җитәкчелек итә. Ул «Россиянең бердәм энергетика системасы» Россия акционерлык җәмгыяте департаменты җитәкчесе була, «Идел гидроэнергетика каскады Идарә компаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры вазифаларын башкара. Шулай ук аның хезмәт биографиясендә идарә итүче директор, техник сәясәт буенча директор, «РусГидро» ачык акционерлык җәмгыятенең баш инженер урынбасары булып эшләү тәҗрибәсе бар. 2016 елдан 2021 елга кадәр «Бердәм энергетика системасы техник инспекциясе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе булып эшли.