Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Актаныш районы советының чираттагы утырышында ачык сайлау нәтиҗәсендә муниципаль районның Башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде. Әлеге вазифаларны Рөстәм Алмаз улы Ильясов башкарачак. Ул 1984 елда Чаллы шәһәрендә туган. Югары белемле, 2010 елны Казан дәүләт социаль гуманитар белем институтын тәмамлаган. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге хәбәр итә. 2003 елдан Мөслим районы үзәк хастәханәсендә икътисадчы, 2014 елның августыннан Мөслим торак коммуналь оешмасында сату бүлеге җитәкчесе, 2015 елның ноябреннән «Мөслим инженерлык челтәре» ҖЧҖ дә финанс- икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2014 елның январеннән «Фирман» ҖЧҖ дә баш хисапчы, 2014 елның июненнән Мөслим районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе, 2015 елның августыннан «Хуҗалык тәэмин итү» МУП директоры булып эшли. 2016 елның 28 сентябреннән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә. 2017 елның декабреннән — Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Гомуми эш стажы — 19 ел, җитәкчелек стажы — 16 ел. Өйләнгән, бугенге көндә 2 ул, һәм 1 кыз үстерә.