Татарстанның Мамадыш муниципаль районында Чулман аша боз кичүе ачылды
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртәнге тугызынчы яртыда Татарстанның Мамадыш районында Чулман аша боз кичүе ачылды. Боз кичүе Соколка — Яңа Кама аръягы авыллары маршруты буенча уза. Анда 3,5 тоннага кадәр авырлыктагы машинада хәрәкәт итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлыкка Татарстанда Чулман аша боз кичүләренең берсеннән йөрүне вакытлыча туктатып торулары турында хәбәр иткәннәр иде.