Севастопольдә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә ислам мәдәнияте турында сөйләгәннәр
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Кырым һәм Севастополь шәһәре педагоглары ислам мәдәнияте нигезләре белән танышкан.
Укытучыларның белемен күтәрү курсларында ислам мәдәнияте нигезләре буенча «Башлангыч гомуми белем Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, „Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре“ фән өлкәсен укыту» дигән темага лекцияне Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының мөфти урынбасары Айдер Исмәгыйлев укыган. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены сайтында хәбәр ителә.
Әлеге чараның инициаторы — Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Севастополь хакимиятенең «Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе.
«Укытучылар белән әңгәмә барышында Айдер Исмәгыйлев иман баганалары, ислам баганалары, пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышы, Коръән — изге китап, исламда хатын-кыз статусы, җиһад, шәригать һәм Ислам турында мифлар кебек темаларны ачкан», диелә хәбәрдә.