Лениногорск районының Шөгер мәктәбе укучылары биолабораториядә эшли
(Лениногорск, 7 февраль, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Узган елда яңа уку елыннан Лениногорск районының Шөгер авылындагы В.П.Чкалов исемендәге мәктәбендә «Татнефть» биолабораториясе ачылды. Ул республиканың көньяк-көнчыгышындагы сигезенчесе булды. Узган елның июлендә Лениногорскида «Татнефть» Иҗтимагый советында Татарстан нефтенең туган җирендә укучыларга лаборатория ачу тәкъдиме булды. Ике айдан соң Шөгер мәктәбе укучылары нефтьчеләрдән бүләк итеп заманча биология кабинеты алды. Ул интерактив такталар белән җиһазландырылган, 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр практик һәм эзләнү эшләре алып бару өчен лаборатория ясалган иде. Шөгер мәктәбе укучылары биолабораториядә үсемлекләрне үстерә, алар берничә бокска бүленгән. Беренчесендә контейнерларны стерильләштерү белән шөгыльләнсәләр, икенчесендә үсемлек сабаклары өчен туклыклы тирәлек булдыралар. Эшләрнең нәтиҗәләрен компьютердагы махсус программага кертәләр. Бүген Шөгер биолабораториясендә усак, каен һәм канәфернең нәни үсентеләре баш төрткән. Бераз үсә төшкәч, аны теплицага күчереп утырталар, алар туфраккка ияләшә, ә соңрак ныгыган үсемлекләрне питомникка тапшырачаклар, аларны анда үстереп бетерәчәкләр. «Татнефть» компаниясе мәктәпләрдән укучыларның үсентеләрен сатып алачак.