Казанда чистартылмаган парковка аркасында атыш оештырган ирне тоткарлаганнар
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Салмачи бистәсендә күршеләр низагының видеосы пәйда булды.
Әлеге ызгыш 2-нче Яшел урамындагы чистартылмаган парковка сәбәпле килеп чыга.
Нәтиҗәдә, ир-ат пистолетка охшаган предмет алып, күрше хатын-кызның автомобиленә таба ата. Ә аннан соң ул ау мылтыгыннан һавага төбәп ата башлый.
Низаг килеп чыккан урынга килгән полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлый. Аның «Вепрь» ау мылтыгы һәм пистолетка охшаган предмет тартып алына, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Шикләнелүченең өендә тагын «Иж 27м» мылтыгы табылган.
«Экспертиза пистолетның травматик булуын ачыклады. Корал саклау һәм йөртү өчен ир-атның рөхсәте бар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — дип белдерде агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Рафаэль Сәгъдиев.