Миңнеханов: Халыкның прокурорларга ышанычы югары дәрәҗәдә кала
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Узган елда республика прокуратурасы органнарына гражданнардан 96 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Ведомство хезмәткәрләре 10 меңнән артык хокук бозуны ачыклаган һәм чаралар күргән. «Узган ел барыбыздан да киеренке һәм җайга салынган эш таләп итте. Татарстан прокуратурасы хәзерге шартларда аның алдында торган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәде», — диде Татарстан прокуратурасы коллегиясе утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, ведомство хезмәткәрләре республика законнарын тәэмин итү һәм татарстанлыларның көнүзәк проблемаларын хәл итү буенча зур эш башкарды. Алар төрле өлкәләргә — халыкка социаль ярдәм күрсәтүдән башлап экологик мәсьәләләргә кадәр кагыла. «Һәр очракта да диярлек төрле мәсьәлә буенча нәтиҗәле һәм законлы карар табылган, эш дәвам итә. Шунысын билгеләп үтәм, халыкның прокурорларга ышанычы югары дәрәҗәдә кала», — дип өстәде Миңнеханов. Президент сүзләренчә, ветераннар, инвалидлар, пенсионерлар һәм балигъ булмаганнарны социаль яклауга аерым игътибар бирелә. Прокурор күргән чаралар нәтиҗәсендә, республиканың дистәләгән мең кешесе хезмәт хакы ала, торакка хокукны, дару препаратларын яки матди тәэмин итүне торгыза алган.