Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы: Владимир Жириновскийның хәле тотрыклы
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгында Владимир Жириновскийның сәламәтлеге турында аңлатма бирделәр.
ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновскийның хәле тотрыклы. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «РИА новости» хәбәр итә.
«Аның хәле тотрыклы. Владимир Жириновскийга бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — диелә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Жириновский Covid-19 йоктырган һәм аны 2 февраль көнне үзәк клиник хастаханәсенә салынган.
Элегрәк Владимир Жириновскийның коронавирус белән авырып хастаханәдә ятуы хакында язган идек.