Камилә Вәлиева допингка тест уза алмаган дигән хәбәр чыкты
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлиуллов). Insidethegames басмасы «Россия фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева допингка тест уза алмаган» дип хәбәр итте. Басма белешмәсе буенча, нәкъ менә 15 яшьлек Вәлиеваның тикшерү нәтиҗәсе Россия җыелмасын Пекиндагы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда турнирының алтын медальләре белән бүләкләү тантанасы тоткарлануга сәбәп булган. «Вазгыять Бөтендөнья допингка каршы кодексы кагыйдәләре буенча аның „якланган зат“ булуы белән катлаулана. Ягъни допингка каршы кагыйдәләрне бозу вакытына ул уналты яшь тулмаган спортчы булып тора. Шуңа күрә Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле булса, рәсми рәвештә идентификацияләнә алмый», — дип хәбәр итә Insidethegames. Шулай ук Вәлиеваны гаепле дип танысалар, 16 яшь булмау сәбәпле, аңа җиңелрәк җәза билгеләнә, диелгән хәбәрдә. Ә менә аның тренерлары һәм башка вәкилләре аерым тикшереләчәк.