Полиция узган ел Татарстанда ялган аракы тарата торган ун каналны япкан
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Узган елда республикада 200 тоннадан артык ялган алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган, ә ачыкланган җинаятьләр саны 1,5 тапкыр арткан (элек 73 булган, хәзер — 112).
«Самара, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Башкортстан Республикасыннан һәм Санкт-Петербургтан Татарстанга алкоголь китерүнең 10 каналы юк ителгән», — диде йомгаклау коллегиясендә Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре ике легаль булмаган алкоголь продукциясе җитештерү ноктасын япкан.