Түбән Камада биш көн элек югалган 15 яшьлек яшүсмерне эзлиләр
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада биш көн элек югалган 15 яшьлек Ингвар Беккерны эзлиләр. 5 февральдә ул Корабль урамындагы 43 нче йорттан чыгып китә һәм әлегә кадәр аны таба алмыйлар. Үсмернең буе — 180 сантиметр, гәүдәсе ябык, күзләре — соры-зәңгәр, ирене өстендә кечкенә табы бар. Ул соры башлык һәм курткадан, кара чалбар һәм ботинка кигән. Бу хакта «След» ирекле эзләү-коткару отряды хәбәр итә. Югалган яшүсмер турында мәгълүматы булучыларга шалтырату өчен номер: 8 (917) 261-91-71.