Казанда Рудольф Нуриев турында җиде фильм күрсәтәчәкләр
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Нуриев сезоны» зур фестивале чаралары башлана. Алар Уфада дәвам итә һәм Казанда тәмамлана.
«Рудольф Нуриев турында төшерелгән фильмнар сериясе бар. Без аларны „Мир“ кинотеатрында күрсәтәчәкбез», — диди «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова. Бу турыда «Татаркино» оешмасының инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.
Казанда чаралар 23-27 мартта уза. Тамашачыларга күренекле балет артисты Рудольф Нуриев турында 7 фильм күрсәтеләчәк. Алар арасында «Венеция, карнавал — любовь» (12+), «Рудольф Нуреев. Мятежный демон» (12+) «Визит» (12+) «Рудольф Нуриев — как он есть» (0+), «Рудольф Нуреев. Контракт со смертью» (12+), «Рудольф Нуреев. Неукротимый гений» (12+) и «Рудольф Нуреев: Танец к свободе» (12+) бар.