Россия хоккейчысы Шәрипҗанов: Чехларга җиңелүебез сабак булачак
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Россия җыелма командасы сакчысы, Түбән Каманың «Нефтехимик» шәкерте Дамир Шәрипҗанов команданың Чехия хоккейчыларына җиңелүе җыелма командабыз өчен яхшы сабак булачагына өметләнә. «Р-Спорт» басмасына ул Пекинда уза торган 2022 елгы Олимпиадада Чехиягә каршы уйнаган матчтан (5:6) алган тәэсирләрен сөйләгән. «Җиңелүебез начар, әмма бу безнең өчен сабак булачак. Плей-офф уеннары алдыннан артыбызга бик шәп итеп типтеләр. Төркем этабында без 1:0 исәбе белән җиңә алуыбызны күрдек. Хәзер әзерлек өчен өч көн бар, ял итәчәкбез һәм әзерләнәчәкбез», — диде Шәрипҗанов. Дамир алты алка керттерүгә зарланды. «Уенның турнир әһәмияте булса да, булмаса да, без җиңәргә теләдек. Бигрәк тә чехларны. Җиңәсебез һәм плей-офф алдыннан ышаныч туплыйсыбыз килде. Моның кадәр гол керттерүебез бик яхшы түгел. Күп керттергәнне яратмыйм», дигән хоккейчы.