Мәскәүдә Камилә Вәлиеваны яклап реклама баннерлары урнаштырганнар
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүнең күп кенә реклама такталарында Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны яклап, «Камилә, без синең белән!» дигән язу пәйда булды. Мондый хәбәр телеграм-каналларда чыкты.
Искәртеп узабыз, Пекинда уза торган кышкы Олимпия уеннарында катнашучы 15 яшьлек спортчы Камилә Вәлиеваның допинг-тесты уңай нәтиҗә күрсәтте. Аның канында тыелган матдә — триметазидин табылган.
Олимпиадада алтын медаль алган татар кызы Камилә Вәлиеваның язмышын CAS — Спорт арбитраж суды 15 февральгә кадәр хәл итәчәк.
Моңа кадәр «Татар-информ» дөньяның төрле почмагында яшәүче кешеләрнең #КамиМыСТобой хештегы белән флешмоб башлавы турында хәбәр иткән иде.