«Камилә, без синең белән!» флешмобы башланды
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россиянең фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваның җанатарлары флешмоб башлады. Дөньяның төрле почмагында яшәүче кешеләр #КамиМыСТобой хештегы белән спортчыга теләкләш сүзләрен яза. Искәртеп үтәбез, бүген CAS - Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваның уңай допинг-тесты турындагы эшне карарга тиеш иде. Кайбер телеграм-каналлар язуынча, суд карары 14 февраль көнне игълан ителәчәк.