«Ел укытучысы-2022» җиңүчесе Актаныш районы данын зона бәйгесендә яклаячак
(Актаныш, 13 февраль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Ләйсән Газизова). Актаныш районының «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләрен район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде, «Ел укытучысы» конкурсының мөһимлеген билгеләп үтте «Беренчедән, бәйгегә катнашып укытучы аттестация узганда үзенә плюс ала, икенчедән, мөгаллим өчен бәйгегә әзерләнү үзе үк профессиональ үсеш дигән сүз. Актаныш районында мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Мисал өчен, «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең муниципаль этабында республика номинацияләренә тагын берничә өстәлеп, бәйгегә тагы да күбрәк педагоглар җәлеп ителә. Иң яхшы укытучыларны бүләкләү тантанасына Татарстанның Халык укытучысы исеменә лаек булган педагоглар — Диләрә Хөббетдинова һәм Ләйсән Әминова чакырылган иде. «Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы», «Иң яхшы тормыш иминлеге укытучысы», «Ел тәрбиячесе» номинациясе җиңүчеләренә мактау ккәгазьләре, чәчәк гөлләмәләре тапшырылды. «Педагогик дебют» номинациясендә I урынга лаек булган Рузилә Мусина һәм «Ел укытучысы-2022» бәйгесе җиңүчесе Фәйрүзә Ганиева район данын зона бәйгесендә яклаячак. Әлеге педагоглар икесе дә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта белем бирә. Шулай ук рус телу укытучылары арасында иң яхшысы булып танылган Пучы мәктәбеннән Ангелина Шәрифуллина да Актанышта 28 февраль, 1 март көннәрендә Актанышта узачак зона бәйгесенә чакыру алды.