Мөфти мәрхүм галимнәрнең китапларын укырга киңәш итә: Аларга сәясәт тәэсир итми
![Мөфти мәрхүм галимнәрнең китапларын укырга киңәш итә: Аларга сәясәт тәэсир итми](https://tatar-inform.tatar/attachments/3c7b36039a54e14b87b8ecd61314dc92bacc679a/store/crop_and_fill/83/11/483/272/780/440/047e257948ce425fa8ef1f6eb5e54a2749a002312f468fb56d697caed6e5/%D0%BC%D3%A9%D1%84%D1%82%D0%B8+%D0%9A%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D0%BB+%D1%81%D3%99%D0%BC%D0%B8%D0%B3%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD+55.jpg)
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәрхүм галимнәрнең китапларын укырга киңәш итте. «Бездән „Фикх турында нинди китап укырга?“ — дип сорыйлар. Без гел вафат булган галимнәребезнең китапларын укыгыз, дибез. Чөнки алар вафат булды, хата ясамыйлар. Матур яшәгәннәр, матур киткәннәр, матур сөйләгәннәр, аларга сәясәт тәэсир итми. Аларны тыңлый аласыз», — диде ул Галимҗан Барудига багышланган фәнни-гамәли конференция ачылышында . Вафат булган галимнәрнең хезмәтен юкка санамагыз, ди мөфти. «Хәзерге вакытта кемдер курка, кемдер нәрсәдер сөйли, кемнеңдер фикере үзгәрергә мөмкин. Ә вафат булган галимнәребезнең фикере үзгәрми. Шуңа күрә үлгән галимнәребезнең китапларын юкка санамагыз, укыгыз», — дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.