Алабугада мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Алабуга шәһәрендә республика мөселманнары арасында волейбол ярышлары узды.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйгедә республиканың 7 районыннан: Алабуга, Түбән Кама, Мөслим, Сарман, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән командалары катнашты.
Тагын бер команда — Казаннан мөселман эшмәкәрләре ассоцияциясеннән чыгыш ясады. Искәртик, ярышта Алабуга, Түбән Кама һәм Сарман районнары данын икешәр команда яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 һәм 2 урынга Алабуга командалары лаек булды. 3 урынга Аксубай командасы чыкты.