«Черек күл» паркында Вәлиевага теләктәшлек йөзеннән Казан фигуристлары чыгыш ясады
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Бүген Казанның «Черек күл» паркында Россия фигуристкасы Камилә Вәлиевага теләктәшлек йөзеннән флешмоб узды.
Вәлиеваның Олимпиадада ирекле программадагы чыгышы башланганчы үзебезнең ялгыз һәм синхрон шуучы фигуристкаларыбыз чыгыш ясады. Чара шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты тарафыннан оештырылды, дип хәбәр ителә.
Аннан алдарак Казан урамнарында Татарстан башкаласында туып-үскән 15 яшьлек кызның фотосурәтләре төшерелгән һәм аңа теләктәшлек белдерелгән утызга якын реклама щиты барлыкка килде.
Исегезгә төшерәбез, Вәлиева ирекле программаны башкарганда берничә хата ясады һәм Пекиндагы Олимпиадада фәкать дүртенче урынны гына алды.
Искәртеп үтик, Камилә Вәлиева Олимпиаданың команда зачетында Пекиндагы Олимпия чемпионы булып тора.