Миңнеханов: Заманча һәм борынгы йортларны ремонтлауда бердәм стандарт кертергә кирәк
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Мәдәни мирас объекты саналган борынгы йортларда яшәүчеләрнең еш кына бәясе кыйммәт булу аркасында капиталь ремонт өчен түләргә хәленнән килми. Әлеге проблеманы хәл итү өчен капиталь ремонтның бердәм стандарты кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе һәм Россия Дәүләт Советы комиссиясенең уртак утырышында шул хакта хәбәр итте. «Мәдәни мирас объекты саналган йортларны капиталь ремонтлау һәм карап тоту белән бәйле сораулар туа. Бәяләр кыйммәт булганлыктан, капиталь ремонт эшләрен башкару өчен фатир хуҗаларыннан җыелган акча гына җитәрлек түгел. Мәдәни мирас объекты саналган йортларның сакланышына карата булган таләпләрне яңадан карарга һәм аларны капиталь ремонтлауга тотылган чыгымнарны бердәм стандартка туры китерергә тәкъдим ителә», - диде Миңнеханов. Ул шулай ук ремонтның сыйфатын һәм гарантия йөкләмәләре буенча җаваплылыкны арттыру өчен капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнүче подряд оешмаларын сайлау механизмына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.