Иртәгә Казанда ногайларга багышланган «Камбак» документаль фильмы күрсәтелә
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә ногай җырчысы һәм режиссеры Ислам Сатыров Казанда ногайларга багышланган «Камбак» фильмын күрсәтә. «Фильм Карачай-Черкес, Дагестан республикаларында, Ставрополь краенда, Әстархан өлкәсендә яшәгән ногайларның традицион мәдәниятен күрсәтә. Фильмда бәбине бишеккә салу, туй йолалары, халык биюләре һәм җырлары фрагментлары бар», — ди оештыручылар. Фильмны иртәгә Милли китапханәдә күрергә мөмкин. Башлана 18.30 сәгатьтә.