Миңнеханов йорт белән идарә итү хокукын муниципаль хакимияткә бирергә тәкъдим итәчәк
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россиядә муниципаль унитар предприятиеләр булдыру илдә торак фонды белән идарә итүнең сыйфатын күтәрүдә ярдәм итә алыр иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе һәм Россия Дәүләт Советы комиссиясенең уртак утырышында шундый фикерен белдерде.
«Законнарда муниципаль унитар предприятиеләр аша күп фатирлы йортлар белән идарә итүнең яңа алымын карарга тәкъдим итәм. Күп фатирлы торак белән идарә итүне контрольдә тоту максатыннан без инде берничә ел идарәче компанияләргә лицензия бирәбез. Әмма йортларның бер өлеше – торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативлары идарәсендә. Шунлыктан квалификацион таләпләр аларның җитәкчеләренә дә кагылырга тиеш», - дигән фикере белән уртаклашты Миңнеханов.
ТР Президенты шулай ук иминлекне арттыру өчен барлык газ җиһазларына һәм төтен юлларына техник хезмәт күрсәтү вазифаларын газ бүлү оешмаларына йөкләргә, шулай ук газ җиһазы куелган барлык фатирларда махсус клапаннарны мәҗбүри урнаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.