Екатеринбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
![Екатеринбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/bd93ae01d74753eea6c40451a3ddadb331e2093a/store/fill/780/440/2234a23263f45ec7d423ef17f998ac74d4ba5940569c5ced2de6a877cf10/1961_n2057063_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулды. Әлеге уңайдан Екатеринбургта герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салу тантанасы булды. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада сәламләү сүзләре белән Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов чыгыш ясады. Тантанада Свердловск өлкәсенең татар иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, Екатеринбургта яшәүчеләр катнашты. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен укып, шагыйрьне хөрмәтләп искә алды, диелә хәбәрдә.