Актаныш районы белән Казанның IT- паркы арасында ике яклы килешү төзелде
(Актаныш, 19 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Tatar Hack- Татар Хак» проектлар бәйгесе узды. Әлеге бәйгене Актаныш муниципаль районы Казанның IT- паркы ярдәме белән оештырды. «Tatar Hack- Татар Хак» проектлар бәйгесендә Актаныш районы белән Казанның IT- паркы арасында ике яклы килешү төзелде. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән Казанның IT- паркы директоры урынбасары Мансур Низамов укучылар каршында килешүгә имза куйды.