Башкорт Википедиясендә 60 мең язма тупланган
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Башкорт Википедиясендәге язмалар саны 60 мең булган. Башкорт Википедиясе волонтерлары Халыкара туган тел көненә багышланган чираттагы ачык чара үткәргән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. 2005 елның апрелендә билгесез автор-волонтер башкорт телендә Википедиягә мәкалә яза. Ул «Башкортстан» дип атала. Нәкъ менә шушы беренче мәкаләдән Википедиянең башкорт телле бүлеге үз тарихын башлый. Бүген бу мәкалә 118 телгә тәрҗемә ителгән. Башкорт Википедиясе дөньяның гамәлдәге 300 бүлеге арасында беренче йөзлеккә керә. Анда 60 меңгә якын мәкалә бар.