Новокузнецк шәһәрендә Илһам Шакиров истәлегенә багышланган кичә узды
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәренең Татар автономиясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган чара уздырылган. Бөек җырчыны искә алу кичәсен «Ак калфак-Нур» коллективы оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Кунаклар артист турындагы хатирәләре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә. Кичәдә «Нур» ансамбле солисткасы Зөлфия Солтанова, Междуреченск шәһәренең «Сандугач» ансамбле җырчысы Илһамия Козлова Илһам Шакировның җырларын башкарган. Тәрҗемә апа Хәертдинова аның шигырьләрен укыган. Чара чәй табыны артында тәмамланган.