«Урманче белән рәсем ясыйбыз» бәйгесендә җиңүчеләр билгеле
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). 24 февральдә 12.00 сәгатьтә Казанда Бакый Урманче музеенда «Урманче белән рәсем ясыйбыз» балалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Бәйгедә Мелиса Демирджан (9 яшь), София Човдхури (7 яшь), Азалия Тагаева (8 яшь) җиңде. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. «Урманче белән рәсем ясыйбыз» конкурсында катнашучыларның барысы да электрон сертификатлар алачак. Ә җиңүчеләргә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина һәм «Казан шәһәре музей комплексы» директоры вазифаларын башкаручы Луиза Космылина кыйммәтле бүләк һәм диплом тапшырачак. Җиңүчеләрнең эшләре «Сабантуй» журналының апрель санында басылачак. Конкурс 2022 елның 17 гыйнварында игълан ителде һәм татар профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салучы, скульптор һәм рәссам Бакый Идрис улы Урманченың 125 еллыгына багышланды. «Сабантуй» балалар журналы һәм Бакый Урманче музее белән берлектә оештырылган конкурс рәсем сәнгате белән кызыксынучы яшь талантлы, креатив балаларны эзләү һәм аларга ярдәм итү, шулай ук «Сабантуй» балалар журналына укучылар җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Конкурска 6 яшьтән 10 яшькәчә балаларның ирекле темага, төсле итеп ясалган эшләр кабул ителде. Барлыгы 69 эш тапшырылган, аларның күпчелеге Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның төрле почмакларыннан килгәннәре дә бар, диелә хәбәрдә.