Евро курсы 91 сумнан артты
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Иртән рубль бераз артуга карамастан, кабат төшә. Мәскәү биржасы мәгълүматлары буенча, 10.17 сәгатьтә евро курсы узган елның апреленнән алып беренче тапкыр 1,1 сумга артты һәм 91, 25 сум булды. Доллар 97 тиенгә артты һәм 80,75 сумга кадәр җитте. Россия валютасы курсына Россия белән Украина арасындагы сәяси киеренкелек йогынты ясый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Кичә кич Россия Президенты Владимир Путин Донбасс республикаларының бәйсезлеген тану турындагы боерыкка имза куйды. АКШ Президенты Джо Байден сүзләренчә, бу илкүләм иминлек һәм Америка мәнфәгатьләренә «гадәти булмаган һәм гадәттән тыш» куркыныч тудыра һәм ул яңа санкцияләр кертергә вәгъдә итте.