Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты белән очрашты
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ИХО) Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Алар 2022 елгы ИХО Яшьләр башкаласы буларак, Казанда узачак чаралар планы турында сөйләште.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, планлаштырылган вакыйгалар арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр эшләре министрлары катнашында глобаль яшьләр саммиты, халыкара мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале, халыкара ат чабышлары һәм башкалар бар.
«Шушы химая астында узачак глобаль вакыйгалар яшьләребез яңа мөмкинлекләр тудырачак, шулай ук ислам дөньясын Татарстан һәм Казан белән таныштырырга мөмкинлек бирәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.