Небензя: Россия Донбасста яңа сугышны булдырмаячак
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Россия тарафыннан ДНР һәм ЛНРның суверенитетын тану Украина өчен Минск килешүләрен үтәү йөкләмәсен гамәлдән чыгармый. Мәскәү элеккечә мәсьәләнең дипломатик карарына ачык, ләкин «яңа канлы сугышны» булдырмаячак.
Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) Куркынычсызлык советы утырышында Россиянең БМО каршындагы даими вәкиле Василий Небензя сүзләренчә, республикаларның бәйсезлеген таныганнан соң, аның кайбер хезмәттәшләре Минск килешүләре гамәлдән чыккан дип уйлый, әмма бу алай түгел. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Өстәвенә, әлеге килешүләр төзелгән вакытта, халык республикалары үзләренең бәйсезлеге турында белдерде.
«Россиянең бүген аны тану факты Минск килешүләре якларының составын берничек тә үзгәртми, чөнки Россия андый түгел. <…> Без бу хакта берничә тапкыр белдердек, һәм шулай итеп, берни дә үзгәрмәде. 2015 елда ук үтәлегә тиешле Минск килешүләре безнең көнбатыш коллегаларыбыз химаясындә Украина тарафыннан күптән инде ачыктан-ачык өзелүе икенче эш», — диде Небензя.
Исегезгә төшерәбез, кичә Россия Президенты Донецк һәм Луганск халык республикалары суверенитетын тану кирәклеге турында белдерде. Аның фикеренчә, кан кою, көч куллану һәм законсызлык юлын сайлаганнар бу мәсьәләнең башка чишелешен танымый.