Россия Беларусь һәм Украина ягыннан көнбатыш чикләрендә һава киңлеген япты
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия бүгеннән көнбатыштагы чикләре буенча — Беларусь һәм Украина ягыннан пассажир самолетлары өчен һава киңлеген япты.
Бу хакта ТАСС агентлыгы NOTAM мәгълүмат чыганагына сылтама белән хәбәр итә.
Мондый карар «корал һәм хәрби техника кулланылу сәбәпле», пассажир самолетларының очышларына куркыныч янауга бәйле рәвештә кабул ителгән.
Билгеләп үтелгәнчә, әлеге чикләү төрле биеклектә оча торган самолетларга кагыла, бары тик дәүләт авиациясе очкычлары гына искәрмә булып тора.
Ростов һава киңлегендәге чикләүләр 2 мартка кадәр гамәлдә булачак.